+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 октябрь 2014, 15:33

Мәгарифнең асылы үзгәрми

“Учительская газета”ның беренче саны 1924 елның 3 октябрендә дөнья күргән. Бу гәзиткә 90 “яшь” булса, аның белән мин 60 ел бергә. Мин аны К. А. Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институты студенты чакта укый башладым. Без, студентлар, гәзит аша алдынгы тәҗрибә белән таныша, илебез мәктәпләре тормышы турында белә идек.Борай районының Чалкак урта мәктәбендә укытучы һәм директор (12 ел), Бөре дәүләт педагогия институты ректоры (26 ел), М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының укучыларны профильле укыту буенча фәнни-методика үзәге кафедрасы мөдире һәм җитәкчесе (25 ел) булып эшләгәндә дә мин бу гәзитне кулымнан төшермәдем. Бүген дә “Учительская газета” минем һәм коллегаларым өчен заманча педагогика дәреслеге булып тора.

Читайте нас