+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 октябрь 2014, 17:48

Яңа вакытка күчәбез

Башкортстанда, тоташ Русиядәге кебек үк, 26 октябрьдә даими “җәйге” вакыт гамәлдән чыга. Вакыт исәбенең яңа тәртибе төнге сәгать икедә, сәгать уклары илнең барлык территориясендә бер сәгать артка күчкәч, гамәлгә керәчәк. Әлеге тәртип Удмурт Республикасы, Самара һәм Кемерово өлкәләре, Камчатка крае һәм Чукотка автономияле округына кагылмый. Байкал аръягы крае һәм Магадан өлкәсендә вакыт ике сәгать артка күчәчәк. Шулай ук, илдә тугыз урынына 11 вакыт зонасы булдыру күздә тотыла.

Башкортстан, Пермь крае, Курган, Ырынбур, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән беррәттән, дүртенче сәгать зонасына карый.
Агымдагы елның 21 июлендәге “Вакыт исәпләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 248-ФЗ санлы Законга ярашлы, безнең илдә бу сәгатьне соңгы тапкыр күчерү булачак. Вакытны исәпләү башкача үзгәрмәскә тиеш.
— Яңа вакыт безнең географик пояска якынрак булачак, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов. — “Җәйге” вакытны керткәч, бездә төш вакыты 14.30 сәгатьтә була иде, хәзер ул 13.30 сәгатьткә туры киләчәк. Бу кешенең биологик активлыгына яхшы тәэсир итәчәк.
Читайте нас