антана Русия Президенты указлары нигезендә бүләкләүләрдән башланды. Дүрт кеше “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медаленә лаек булды. Алар арасында “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалы тракторчысы Рифат Тәмимдаров белән Дүртөйле районының Киров исемендәге хуҗалыгы терлекчесе Гүзәлия Шәрипова да бар иде. Әйткәндәй, Гүзәлия Фәвәрис кызының бу — өченче дәүләт бүләге.
Республика клиник дәваханәсенең бүлек мөдире Әмир Хәмитовка “Русия Федерациясенең атказанган табибы” исеме бирелде.
— Мин шуңа бәхетле: медицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Элек-электән Русия табиблары дөньяда иң яхшылардан исәпләнде. Ләкин соңгы елларда яңа технологияләр артыннан өлгерә алмый җәфаландык. Шөкер, дәүләт ярдәме белән хәзер югары технологияләр үзләштерүдә дә уңышларга ирештек. Әйтик, хирургиянең тиз үсешендә Русия һәм Башкортстан хөкүмәтләре өлеше зур, аларга зур рәхмәт,— диде Әмир Аеткул улы.
Русия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Башкортстан фәнни-тикшеренү институты бүлек мөдире Гайникамал Зарипова “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртәчәк.
— Тормышыбыз елдан-ел күркәмләнә, авыл хуҗалыгы матур үзгәрешләр кичерә, предприятиеләрнең керемнәре арта, социаль өлкә ныгый, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Моның өчен без, һичшиксез, республика җитәкчелегенә рәхмәтле. Бу уңышларда безнең коллективыбызның да өлеше бардыр, дип өметләнәм, — диде ул.
Унбер кеше республиканың Мактау грамотасына лаек булды. Шуларның берсе Чакмагыш районы хакимиятенең гомум сектор мөдире Әфгать Шәйхиев. Әфгать Нигьмәтулла улына бу көнне 60 яшь тулу уңаеннан Президент аңа кыйммәтле кул сәгате дә бүләк итте.