+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 ноябрь 2014, 16:15

Башкортстан — Русия энҗесе

Төбәктә йөздән артык милләт дус, тату яши.Халыклар бердәмлеге көне Русиядә 2005 елдан билгеләнә. Әмма аның тарихы берничә гасыр элек булган вакыйгаларга бәйле. 1612 елның 22 октябрендә (григориан календаре буенча 1 ноябрь) Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары Кытай-шәһәрне яулаган. Князь Пожарский шушы җиңү уңаеннан чиркәү төзетергә сүз бирә. 26 октябрьдә исә интервентлар гарнизоны командованиесе капитуляция турында килешүгә кул куя һәм Кремльдән боярларны, башка күренекле кешеләрне чыгара, икенче көнне гарнизон җиңелүен таный. 1613 елда Земский собор Михаил Романовны патша итеп сайлый.

1630 елда Кызыл мәйданда Казан соборы барлыкка килә. 1649 елда патша Казан иконасы көнен җәй генә түгел, 22 октябрьдә дә билгеләү турында указ чыгара. Бу көнне аның беренче улы Дмитрий Алексеевич туган. Православие календаре буенча ул бүген дә билгеләнә.
XX-XXI гасырларда юлиан календареның 22 октябре григориан календареның 4 ноябренә туры килә. Нәкъ шушы көн бүген Дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә.
Бәйрәмне беренче тапкыр билгеләү алдыннан илнең 46 төбәгендә социаль сорау алу үткәрелгән. Җавап бирүчеләрнең 33 проценты 4 ноябрьдә Русиядә — “Килешү һәм татулык көне”, 8 проценты — “Халыклар бердәмлеге көне”, 5 проценты — “поляк-литва интервентларыннан азат ителү көне” дип белдергән. Ә 2009 елда җавап бирүчеләрнең 45 проценты 4 ноябрьнең “Халыклар бердәмлеге көне” булуын әйткән.
P.S. Шашлык из баранины с киви. Уникальные рецепты на сайте kuhnimira102.ru
Читайте нас