Әйткәндәй, бәйрәм тарихы 1612 ел вакыйгалары белән бәйле. Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкләгән ополчение Мәскәүне Польша басып алучыларыннан азат иткән. Милләте, дине төрле булса да, халык берләшеп, дошманга каршы торган. Патша Алексей Романов указы белән илдә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә башлаган. 1917 елгы революциядән соң, бәйрәм башка эчтәлек алып, 7 ноябрьгә күчерелә. 2005 елдан ул янә элекке исеме белән 4 ноябрьдә билгеләнә.
Башкалабызда тантаналы чаралар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Шәһәр мәдәният сараенда “Уфа – дуслык һәм бердәмлек шәһәре” фестиваленә йомгак ясалды. Бәйрәм дүртенче тапкыр оештырылды. Анда илнең ун төбәгеннән 13 хореография, вокаль һәм инструменталь коллективлар чыгыш ясады. Учалы филармониясенең “Уралтау” бию ансамбле чыгышын да тамашачылар яратып кабул итте.
Шунда ук Һөнәрче бәйрәме үтте. Анда декоратив-гамәли сәнгать, халык кәсебе осталары үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Күргәзмәдә “Терракота” керамика студиясе, “Берегиня” кул эшләре мәктәбе, “Сөләйман” сәнгать остаханәсе һәм башкалар катнашты. Чара кысаларында конкурсларга йомгак ясалды.
Шәһәр китапханәләрендә тематик күргәзмәләр, викториналар оештырылды. Уфаның муниципаль музейлары хәйрия лекцияләре һәм экскурсияләр тәкъдим итте. Югары спорт казанышлары мәктәбендә – тхэквондо, “Юлаевчы” спорт комплексында фигуралы шуу буенча ярышлар үтте.
Уфаның башка мәйданнары, мәдәният сарайлары да бәйрәм чараларыннан гөрләп торды.