— Хәерле көн, кадерле кунаклар, катнашучылар! — диде Рөстәм Зәки улы. —Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламада да кадрлар мәсьәләсенә җитди игътибар бүленде. Бу юнәлештә камиллек җитми. Күп кенә предприятиеләрдә хезмәткәрләрне дәртләндерү, аларны кайгырту әле булса җайга салынмаган. Танышлык буенча эшкә алу, кайбер таләпләргә җавап бирмәүчеләргә ишеккә төртеп күрсәтү — гадәти күренеш. Мәшгульлек мәсьәләсендә дә уйланырга урын бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада 300 мең эш урынына 100 мең эш эзләүче туры килгән. Хәлнең мондый борылыш алуы нәрсә турында сөйли? Халык тәкъдим ителгән эштән канәгать түгелме? Яшьләрнең эшче һөнәрләрне үз итмәвен дә онытырга ярамый. 100 меңнән артык якташыбыз Башкортстаннан читтә хезмәт сала. Алар арасында төньякка йөреп эшләүчеләр дә күп. Димәк, нефть-газ сәнәгате өчен мөһим кадрлар әзерлибез.