Соңгы елларда зур реконструкция эшләреннән соң заманча җиһазландырылган Яшьләр мәдәният сарае бу көнне республика авыл эшчәннәренең казанышлар үзәгенә әйләнде. Республика җитәкчелеге һәм кунаклар игътибарына биредә аграр тармакның быелгы уңышлары тәкъдим ителгән. Стендларда — Башкортстанда тормышка ашырылучы инвестицион проектлар, Бөтенрусия “Алтын көз-2014” халыкара күргәзмәсеннән җиңү белән кайткан аграр предприятиеләр турында бай мәгълүмат бар.
Башкортстанның төрле төбәкләреннән һөнәри бәйрәмгә җыелучы авыл эшчәннәрен Республика Президенты Рөстәм Хәмитов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында агросәнәгатьчеләрнең быел да катлаулы һава шартларында табигать көйсезлеге белән бәйле мәшәкатьләрне намуслы, тырыш хезмәт белән җиңеп чыгуын ассызыклады.
— Башкортстан илдә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә җиденче урында. Узган тугыз айда 104 миллиард сумлык продукция җитештерелде. Республиканың “Алтын көз-2014” күргәзмәсендә 400дән артык алтын һәм көмеш медаль яулавы аграр тармакның никадәр тотрыклы булуын күрсәтә, — диде Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында.
Республика башлыгы алда торган бурычларга тукталып, авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне күбрәк куллану, селекция, биотехнология һәм орлыкчылык базаларын арттыру мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү кирәклеген билгеләде. Рөстәм Хәмитов соңгы елларда тармакта техника сатып алуның артуын ассызыклады һәм киләчәктә дә яхшы эш нәтиҗәләренә китерүче дәүләт ярдәме күрсәтелү тукталмаячагын әйтте.
— Быел техник модернизацияләү һәм “500 ферма” программасын тормышка ашыру максатында өстәмә рәвештә акча бүләргә карар ителде. Ел ахырына кадәр аның 250 миллион сумы күчереләчәк, — диде Президент республика аграрийлары бәйрәмендә.
Президент, шулай ук, ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, Башкортстан агросәнәгатьчеләренең киләчәктә дә авыл хуҗалыгы җитештерүендә Русиянең ышанычлы тылы булып калачагына зур ышаныч белдерде.
Башкортстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә, шулай ук, Кырым Республикасының Белогорск районыннан кунаклар катнашты.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.