+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Ноября 2014, 16:16

“Төп эшем — кешеләрне дәвалау”

Министр Әнвәр Бакиров кулына янә скальпель алды.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең хирургия корпусында янә бер кешенең гомерен үлем тырнагыннан тартып алдылар: 24 яшьлек егетнең азыкны үткәрми башлаган үңәченә катлаулы операция ясалды. Аны сәламәтлек саклау министры Әнвәр Баки­ров үзе ясады. Бу чара Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырган “Чинов­ник һөнәрен алыштыра” акциясе кысаларында үтте. Әлеге очракта акцияне “Беренче һөнәремә кайтам!” дип атау дөресрәк тә булыр иде, чөнки Әнвәр Әкрам улы хезмәт юлын нәкъ шушы дәваханәдә башлап җибәргән. Акциянең төп максаты исә яшьләрнең игътибарын җәмгыятькә файдалы һөнәрләргә юнәлтү.

— Кайда гына эшләсәң дә, нинди генә зур вазыйфалар биләсәң дә, синнән иң тәүдә оста һөнәрмән булу таләп ителә, — диде Әнвәр Бакиров, өч сәгатьлек операциядән соң журналистлар алдына чыгып баскач.
Әнвәр Бакиров һәм аның бригадасы бу көнне башкарган операция планлы рәвештә үтте. Әлеге операциягә “үңәч ахалазиясе” дип аталган авыру сәбәпче булган. Мондый авыру вакытында үңәч һәм ашказаны тоташкан урында каты җөйләр барлыкка килә һәм азык үтү авырлаша. Кеше ашый алмый һәм күзгә күренеп ябыга башлый. Табиблар әйтүенчә, авыру көчле тетрәнүләрдән, стресслардан соң килеп чыгарга мөмкин. Әлеге пациентта да ул автомобиль һәлакәтенә тарыганнан соң башланган. Операция вакытында шушы урын кисеп алына һәм ясалма яисә башка бер эчке органнан кисеп алынган тукыма ялгана.
Республика клиник дәваханәсенең күкрәк хирургиясе бүлегендә мондый операцияләр 1967 елдан башлап ясала. Бүлек мөдире Нияз Даукаев әйтүенә караганда, биредә күкрәккә елына 600гә якын операция ясала. Шуларның якынча 50се үңәч ахалазиясе буенча. Элек мондый операцияләр 10 сәгать дәвамында барса, тәҗрибә һәм заманча технологияләр бу вакытны өч сәгатькә кадәр кыскарткан.
— Мондый операцияләр, әлбәттә, яңалык түгел. Әмма ул катлаулылыгы белән аерылып тора. Чөнки күкрәкне ярып ачарга, аннары эчке органнан трансплантат алып, аның белән тиешле урынны ямап куярга кирәк. Мондый операция кичергәннәр, гадәттә, тулыканлы тормышка кайтып яши башлый.
Әйтергә кирәк, Әнвәр Бакиров сәламәтлек саклау министры вазыйфасын әле күптән түгел генә башкара. Моңа кадәр дә ул практик эшеннән аерылмады. Атна саен күкрәккә операцияләр үткәрә, өстәвенә, шушы темага кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган танылган галим дә ул. Шушы рәвешле үзенең үрнәгендә яшьләрне һөнәргә җәлеп итә. Билгеле, сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсендә кытлык зур. Бүген тармакта 5 мең 800 табиб җитми. Бигрәк тә хирургларга, терапевтларга, педиатрларга, акушер-гинекологларга һәм анестезиологларга кытлык сизелә.
— Яшьләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бездә “Авыл табибы” федераль программасы шушы максатка хезмәт итә. Моннан тыш, бүген министрлык хөкүмәт белән берлектә яшьләрне эшкә җәлеп итүгә юнәлтелгән яңа документ әзерли. Ул кадрларга кытлыкны бетерү юнәлешендәге эшчәнлектә чираттагы адым булыр, — диде Әнвәр Әкрам улы.
Шушы көннәрдә акциягә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров та кушылды. Ул “Уфа” халыкара аэропортында яңа терминал төзүдә ташчы сыйфатында катнашты. Ә Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗетдинов, инженер буларак, двигательләргә сынау үткәрүдә катнашты.
Читайте нас