Шушы көннәрдә Конгресс-холл янындагы мәйданда да тагын бер урман гүзәле урын алачак, анда да Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланачак.
Кар-буранлы, ачы салкыннары белән бит очларын чеметкән чын кыш та озак көттермәс ахрысы. Гидрометеорология хезмәте хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә һава торышында үзгәрешләр көтелә. Ял көннәрендә кар явып, салкынайтачак. Аннары инде кышка ышанычлы итеп атлап кереп китәрбез. Ябалаклап яуган карлар илебезгә аклык-сафлык, иминлек һәм тынычлык алып килсен.