Бәйгенең беренче өлешендә республиканың төрле районнарыннан 150 кеше катнашса, финалга аларның 70е килеп җиткән. Җиңүчеләрне бәйгене оештыручыларның берсе — Дәүләт думасы депутаты Марсель Йосыпов тәбрикләде.
— Әлеге чара Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан башланып, Аналар көне алдыннан тәмамлана, — диде ул. — Ул гүзәл затларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү, аларның абруен күтәрүгә зур өлеш кертте. Республикада бу уңайдан башкарылган эшләр байтак, алда тагын да җиң сызганып эшлисе бар.
Бәйге төрле номинацияләрдә барды. “Хатын-кыз һәм мәдәният” юнәлешендә Зилә Азнабаева җиңүче дип табылды. Ул Нефтекама филармониясендә әдәбият-эстрада бүлеген һәм “Урал” халык үзәген җитәкли. Күп еллар дәвамында үз төбәгендә мәдәни-агарту өлкәсендә фидакарь хезмәт салып, халык абруен яулаган.
“Хатын-кыз — әни” номинациясендә Учалы районыннан Газимә Мөхәммәдьярова беренче урынга чыкты. Сабыйларына дөрес тәрбия бирүче күпбалалы әни буларак, ул Марсель Йосыповның махсус бүләгенә дә лаек булды.
Безнең каләмдәшебез, Благовещен районының “Панорама” гәзите баш мөхәррире Лира Батыргәрәева “Лидер” буларак билгеләнде. Ул җитәкләгән коллектив төбәктә яшәүче халык мәнфәгатьләре белән янып эшли, әйдәп баручы көчкә ия.
“Хатын-кыз — укытучы” номинациясендә башкаладагы М. Шәйморатов исемендәге мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Бурангулова, “Хатын-кыз — галим” юнәлешендә Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы профессоры Вилә Баймурзина җиңеп чыкса, иң алдынгы бизнес-леди буларак Стәрлетамактан тире-күн салоны директоры, хәйрия эшләренә зур игътибар бирүче Гөлинур Янсаева билгеләнде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен Стәрлебаш районыннан Зифа Колсарина — өлкән буын вәкилләре арасында, яшьләрдән — Нефтекамадан Юлия Дәүләтгәрәева бүләкләнде. Әбҗәлил районыннан Гөлшат Лавренова бар яклап та үрнәк буларак билгеләнде. Чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, иң мөһиме — ул гүзәл затларның милләт анасы буларак абруен күтәрүгә зур этәргеч булды.