Ул агымдагы елда оештырылган кызыклы чараларга тукталып китте. Тәүдә майда үткән Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш буенча волонтерлар форумы хакында сөйләде. Әлеге җыенда Русиянең 24 төбәге вәкилләре катнашкан. Аның кысаларында Уфада “Наркотикларга — юк!” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге үз эшен башлаган.
Яшьләр көнендә “Сәламәт яшәү рәвеше өчен 100 мең тапкыр кулда күтәрелү”, “Мендәр белән сугышу” флешмоблары анда катнашучыларның рекордлы санын җыйган.
Узган айда “Яшь гаилә” республика конкурсының шәһәр этабы финалы үтте. Анда Киров районында яшәүче Юриннар гаиләсе җиңүче дип танылды. Ә күптән түгел генә “AVANTE” яшьләр премиясе лауреатлары билгеләнде. Биш номинациядә җиңүчеләр 20 мең сумлык призга лаек булды.
КВН буенча Уфаның җыелма командасы өчен дә бу ел нәтиҗәле булды. Ул, Сочи шәһәрендә чыгыш ясап, ярымфиналга чыкты. Уфаның КВН хәрәкәте рәисе Дмитрий Каретко хәбәр итүенчә, быел Уфада “АМИК” оешмасының рәсми бүлеге ачылган. Лига уеннарын уздырыр өчен Уфага Александр Масляков үзе киләчәк. Финалда уйнаячак алты команда арасында җиңүче киләсе елда Сочи шәһәрендә үтәчәк Халыкара КВН командалары фестивалендә катнашачак.
Матбугат конференциясе ахырында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре яшьләр тормышын яктыртуда актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.