— Сез төрле өлкәләрдә, төрле тармакларда эшлисез. Әмма барыгызны да югары һөнәри осталык, фидакарьлек, җаваплылык, ватанпәрвәрлек хисләре берләштерә. Сез көндәлек хезмәтегез белән туган республика һәм ил үсешенә лаеклы өлеш кертәсез. Бүген Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында күп күрсәткечләр буенча алда бара. Алар узган еллардагыдан һәм ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, — диде Сергей Молчанов. — Дәүләтебезнең нинди авырлыклар белән йөзгә-йөз очрашуы хакында яхшы беләбез. АКШ һәм кайбер Европа илләре кабул иткән санкцияләр илебез икътисадын какшатуга юнәлтелгән. Әмма, шул ук вакытта, үзебезнең сәнәгать җитештерүен, авыл хуҗалыгын үстерү өчен яңа этәргеч бу. Ел башыннан сәнәгатьтә җитештерү үсеше 134 процент тәшкил итте. Бүген республикада торак төзелеше югары темплар белән бара, авыл хуҗалыгында күпсанлы инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, хезмәт хакын арттыру буенча, бигрәк тә бюджет өлкәсендә, эш дәвам итә. Куллану базары үсештә. Бүген барлык өлкәләрдә дә уңай динамика күзәтелә һәм бу бик мөһим.
Президент Хакимияте җитәкчесе Башкортстанның социаль-икътисади үсештә булуын, барлык төп күрсәткечләр буенча да алгы сафта баруын нәкъ бүгенге тантанада катнашучылар хезмәте белән бәйләде.