Айгөл — Чакмагыш районының талантларга бай Имәнлекул авылында туып-үскән кыз. Бүгенге көндә биредә аның 33 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исемен йөртүче әнисе Фәйрүзә Әхсән кызы Габдуллина яши. Халыкта: ”Әтисенә карап – улын коч, әнисенә карап кызын коч” дигән бик мәгънәле әйтем бар. Фәйрүзә Әхсән кызы белән якыннан аралашканнан соң Айгөлнең бүгенге көндә популяр актриса һәм алып баручы булып танылуында әнисенең йогынтысы әйтеп бетергесез зур булуын аңладым, ана белән кыз арасындагы күркәм мөнәсәбәткә сокландым.
Күркәм бәйрәм — Аналар көнендә Айгөлнең балачагы, үсмер, студент еллары һәм бүгенге көндәге уңышлары, гомумән, кыз баланы тәрбияләү серләре хакында Фәйрүзә Габдуллинаның үзеннән сөйләтергә булдык, хөрмәтле гәзит укучылар. Сүз сезгә, Фәйрүзә Әхсән кызы!