+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 ноябрь 2014, 19:16

Әни - җирдә иң зур кеше!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе илебездә Аналар көне буларак билгеләнә. Ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кызларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү — республикабыз җитәкчелегенең, җәмгыятебезнең көндәлек хәстәре, чөнки бәхетле әниләр, сәламәт һәм акыллы балалар яшәгән илнең киләчәге якты.

Кичә башкалабызның Урыс драма театрында Аналар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Республикабызның барлык район-шәһәрләреннән килгән күп бала тәрбияләүче әниләр, уллыкка сабый алып үстерүче гүзәл затлар, кунаклар зур залда урын алды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, хатын-кызларны күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, күпбалалы унбиш әнигә “Ана даны” медален тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында, мәсәлән, Бакалы районының Иске Корыч авылында яшәүче Илзида Бахрамова ире белән биш балага гомер биргәннәр. Үрнәкле гаиләдә тәрбияле, хезмәт сөючән балалар үсеп килә. “Һәр сабый җиргә үз бәхете белән туа, кадерлеләрем белән бик тә горурланам”, — диде уңган, тырыш ана.
Әни — Җир йөзендә иң кадерле, иң якын кеше. Аның назын, җылы күз карашын бернәрсә дә алыштыра алмый. Алар киләчәктә дә һәрьяклы ихтирамыбызны тоеп яшәсен иде.
Читайте нас