Премьер-министр ил икътисадының киләчәктә дә үзгәрешләр кичерергә мөмкинлеген белдерде. Быел исә инфляция якынча 9 процент тәшкил итәчәк. “Пенсия һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Ничек кенә булмасын, ил икътисады үсүен дәвам итә, ә бүген күзәтелгән катлаулы чор озакламый үтәчәк”, — дигән ышаныч белдерде Дмитрий Анатольевич.
Русия территориясенә чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү турындагы сорауга җавабында Премьер-министр:
— Чыннан да, бүген кибетләрдә үзебездә җитештерелгән продуктлар күп. Әлбәттә, кыска вакытта импортны тулысынча алыштырып булмый, әмма бу өлкәдә киләчәктә дә эш дәвам итәчәк. Шушы юл белән үзебездәге җитештерү куәтләрен арттыруга ирешәчәкбез, — диде.
Сәламәтлек саклау системасындагы үзгәрешләргә дә кагылды Дмитрий Медведев. Бу өлкәдәге оптимальләштерү табиблар һәм башка медицина хезмәткәрләренең эшсез калуына китермәскә тиеш. Власть алар белән һәрвакыт бәйләнештә булачак, дип белдерде ул.
Көн кадагына суккан мәсьәләләр арасында Украина турында да сораулар яңгырады.
— Украинага газ бирү буенча сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә Украина газ өчен түләүләрне башкарган очракта гына без аларга ягулык җибәрәчәкбез, — диде ул.
Премьер-министр Кырымны үстерү мәсьәләләрен дә телгә алды:
— Әлбәттә, бүген Кырымны икътисади яктан тотрыклы төбәк дип әйтеп булмый. Әмма безнең тарихыбыз уртак, күпләрнең язмышы белән дә бәйле ул. Кырымлыларның күбесе Русия Федерациясенә кушылу теләге белдерде, димәк, киләчәктә ул безнең тарафтан икътисади һәм хокукый яклау табачак, — диде Хөкүмәт Премьер-министры.