Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чарада ясаган чыгышында болай диде: “Бүгенге көндә без Русиядә сан ягыннан икенче урында торучы милләт. Үзебезнең татар булуыбызны әйтү оят түгел. Әлеге вакытта Татарстан һәм татар милләте югары дәрәҗәдә тора дип уйлыйм”.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының зур залында үткән форумны йомгаклаганда Рөстәм Нургали улы татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен биш милләттәшебезгә — Русия, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләренә югары исемнәр бирелү турында таныклыклар тапшырды. Шул бишәүнең берсе — “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Матбугатта — 43 ел, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите редакциясендә төгәл 40 ел эшләүче өлкән каләмдәшебезнең татарның данлы шәхесләре турындагы фәһемле язмалары, үзебездән тыш, Казанда нәшер ителүче гәзит, журнал, китапларда да басылып тора. Әйткәндәй, ике ай элек кенә ул “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән иде.