+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 декабрь 2014, 16:36

Моң югалып калмасын, “аккош канатлары” талмасын!

Иң оста башкаручылар бәйгесендә Чишмә районыннан Айгөл Газиева, Туймазы районыннан Алия Закирова һәм Уфадан Эрнест Сөләйманов җиңүчеләр дип табылды.Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә “Ике аккош” фестиваленең гала-концерты узды. Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин исемнәре (чара алар иҗатын мәңгеләштерү максаты белән үткәрелде) сәхнә күгендә ике аккош булып күтәрелү очраклы түгел. Аккош — матурлык, романтика, сафлык, акыл, тугрылык символы һәм бу матур парга карата хисләребез түрендә дә шушы ук сыйфатлар ята.

Совет башкорт һәм татар эстрада җырчысы, РСФСРның атказанган, БАССРның һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева 1920 елның 15 декабрендә Чишмә районының Келәш авылында туган. Киләчәктә аңа яр булырдай шәхесне Авыргазы җире тәрбияләп үстергән. Аккордеончы, композитор, РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Бәхти Гайсин 1930 елның 24 гыйнварында шушы районның Кешәнне авылында дөньяга килгән.
Читайте нас