+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 гыйнвар 2015, 14:46

Иртәгә — Раштуа бәйрәме

Раштуа бәйрәме (Рождество Христово) — ул Аллаһ­ның христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручының (Иисус Христос) туган көне. Иисус-Гайсә — Аллаһ коткара дигән мәгънәне бел­­дерә, Христос — Аллаһ тарафыннан дөньяны коткару өчен сайланган зат. Әүвәл заманда Мәсих дип тә йөрт­кәннәр. Христос Раштуасы — Русиядә христиан ди­не тотучыларның иң борынгы, төп бәйрәмнәренең берсе.

Христиан чиркәве безнең эрага кадәр 354нче елда ук аны рәсми рәвештә үз календарена кертә. Чиркәү тарафыннан IV гасырдан Христос Раштуасы бәйрәме билгеләп үтелә. Православие христианнары, пост (ураза) тотуны тәмамлап, 7 гыйнвар төнендә изге бәйрәмне каршылый. Раштуа алдыннан христианнар алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тоталар. Раштуа — Аллаһ белән кешене якынайту, гөнаһлардан арыну, чистарыну бәйрәме. Раштуа Русиядә 1991 елдан башлап рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме итеп билгеләнә.
Читайте нас