“Хөрмәтле православие христианнары! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге бәйрәм гасырлар буе дин тотучыларны берләштерә, кешеләрне изге гамәлләр кылырга, югары әхлаклылыкка һәм рухи тамырларны ныгытырга өнди. Раштуа гаиләләребезгә мәхәббәт, ышаныч, татулык алып килә, буыннар бәйләнешен ныгыта.
Җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен, диннәргә тигез карашны һәм дин ара мөнәсәбәтләрне ныгытуда Урыс Православие чиркәвенең әһәмияте елдан-ел көчәя. Төп конфессияләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге республикада толерантлыкны үстерүгә, үзара ихтирамны һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә.
Бу Раштуа көннәре безгә якты уйлар, күңел җылысы һәм яхшы кәеф алып килсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим!”