Күренекле вакыйга Русия рәислеге кысаларында халыкара оешмаларның чараларында чагылыш табачак. Ил башлыклары Уфа саммиты нәтиҗәләре буенча әлеге истәлекле вакыйгага карата үз фикерен белдерәчәк, дип күзаллана.
— Агымдагы елда Уфа Шанхай хезмәттәшлек оешмасының унбишенче саммитын кабул итәчәк. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән туры килә. Бу СССРның һәм гитлеризмга каршы коалициядә катнашучыларның фашизмны нинди югалтулар кичереп җиңүен бөтен дөньяның исенә төшерү өчен тагын бер мөмкинлек. “Фашизмны җиңүгә һәм Ерак Көнчыгышны азат итүдә СССРның роле” күргәзмәсенә әзерлек башланган да инде. Ул Пекинда һәм Уфаның Хәрби дан музеенда үтәчәк. Бу яшь буын, ветераннар һәм аларның туганнары өчен мөһим. Әлеге экспозицияне Уфада яшәүчеләр һәм кунаклар карый ала, — диде Башкортстан министры Руслан Мирсаяпов.