+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 гыйнвар 2015, 18:42

ЮбилеЙга әзерлек башланды

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү турында” Указын гамәлгә ашырып, республика Башлыгы үз боерыгы белән юбилей чарасының планын раслады.

Ул планда, аерым алганда, инвалидлар, сугышта катнашучылар, шулай ук, аларга тиңләштерелгән кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен Уфада урнашкан сугыш ветераннары клиник дәваханәсенең реабилитация бүлеген капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру, торак биналарны арытаба ремонтлау һәм төзекләндерү максатында тикшерү, ветераннарга медицина, социаль һәм көнкүреш хезмәтләндерүдә ярдәм күрсәтү күзаллана.
Моннан тыш, сугышта катнашучылар һәйкәлләренә, обелискларга һәм мемориаль ташларга чәчәкләр салу белән тантаналы митинглар үткәрү, сувенирлар продукциясе чыгаруны оештыру, хәрбиләрнең каберлекләрен документлаштыру, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлләр булдыру буенча проект конкурсы үткәрү һәм аны Уфада урнаштыру, Дан бульвары аллеясен төзекләндерү, “Мемориал — Башкортстан” мәгълүматлар банкы булдыру өчен җиһазлар сатып алу һәм башка тарихи-мемориаль, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү каралган.
Бу чараның рәсми эмблемасы — алтын дәфнә яфраклары белән уратып алынган беренче дәрәҗә ”Ватан сугышы” ордены билгесе. Яфраклар арасында алтыннан “70 ел” дип язылган.
Эмблема Русия Президенты Владимир Путин рәислегендә үткән оештыру комитеты утырышында хупланды.
Читайте нас