Күптән түгел Әнвәр Әнәс улы, Былышлы авылы биләмәсендә булып, Сарайлы мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты.
Дәүләт думасы депутаты очрашуга буш кул белән килмәгән: ул бүләк иткән волейбол туплары, чаңгы комплектлары, теннис һәм бадминтон кирәк-яраклары авыл мәктәбенең спорт инвентарен тулыландырды. Сарайлы мәктәбе директоры Равил Гомәров дәрәҗәле кунакка матур гамәле өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.
Бу төбәктәге Иске Усман авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарыннан бер төркем элегрәк Русия депутатына Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен башын салган якташ яугирләр истәлегенә обелиск ачуда ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иткән иде. Әнвәр Әнәс улы әлеге башлангычны хуплады һәм төзелештә финанс ярдәме күрсәтәчәгенә ышандырды.
Былышлы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында бу юнәлештә эшнең башлануын да билгеләде. Төзеләсе объектның урыны ачыкланган, авылның сугыш ветераннары исемлеге төзелгән. Обелискны Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантаналарында ачу планлаштырыла.
Русия Дәүләт думасы депутатының Былышлы төбәген якын итүенең бер сере дә бар. Әнвәр Мәхмүтовның нәсел җепләре ерак бабалары аша Иске Усман авылына тоташкан.
Депутатны эш сәфәрендә Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов озатып йөрде.