+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 гыйнвар 2015, 16:56

Яңа вазыqфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Рөстәм Вәлиевны сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары итеп тәгаенләде.

Рөстәм Фазыл улы Вәлиев 1967 елда Туймазы районының Серафимовка поселогында туган. 1993 елда — Башкортстан дәүләт медицина, 2003 елда — Уфа дәүләт сервис институтларын, 2013 елда Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда ашыгыч ярдәм станциясендә санитар булып башлый. 1993-99 елларда — табиб-интерн һәм Бәләбәй үзәк шәһәр, 1999-2000 елларда — Куватов исемендәге Республика клиник, 2000-01 елларда — Октябрьский шәһәренең 2нче дәваханәләрендә анестезиолог-реаниматолог, 2001-12 елларда — Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә җитәкче вазыйфаларда, 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсе баш табибы булып эшли.
Читайте нас