Әдәбият елының күк капусы ачылганда
“Башкортостан” концерт залында Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды. Аңа кадәр исә Мәдәният һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә белән берлектә “Дәваханәләргә — китаплар” хәйрия акциясе узды. Уфада бу чара Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә башланып китте. Дәваханәнең 1911 елдан башлап эшләп килүче китапханәсе халыктан җыелган китаплар белән тулыландырылды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, әлеге акция — Әдәбият елы кысаларында уздырылучы чараларның берсе генә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Тимур Әбдрәшитов В. Белинскийның: “Яхшы китапханә — ул бөек хәзинә” дигән гыйбарәсен искә төшерде. Адәм баласы, бигрәк тә авырган вакытта, рухи ярдәмгә мохтаҗ, диде ул. Дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев та яхшы китапларның савыктыру сәләтен ассызыклады.