+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 февраль 2015, 20:13

Һөнәри осталыклары белән таң калдыралар

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә 2014 ел лауреатларын бүләкләделәр.Гәзитебездә эшләүче журналистларыбыз республиканың тормыш-яшәешен яктыртуда алгы сафларда бара. Бу хакта гәзитнең казанышлары, хәбәрчеләрнең хезмәттә ирешкән иҗади уңышлары бәян итә. Хез­мәтенә күрә хөрмәте, ди­гән­дәй, узган елда “Кызыл таң”чылар, Бөтенрусия күләмендә үт­кән конкурста җиңеп, бүләккә лаек булдылар — “Лада Ларгус” машинасы белән бүләкләнделәр. 800гә якын матбугат басмасы арасында халыклар дуслыгын яктыртуда “Кызыл таң” гә­зите Гран-прига лаек дип табылды. “Күпмилләтле Русия” конкурсына “Дуслык бе­лән көчлебез” сәхифәсе тәкъ­дим ителгән иде. Махсус сәхифәне берничә ел дә­вамында журналист Илдар Фазлетдинов алып барды.

Гыйнварда “Кызыл таң”да ел йомгаклары буенча иң яхшы дип танылган публицистик мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр авторларын бүләкләү — күркәм традиция. Бу чарада редакция журналистлары гына түгел, гәзитнең актив авторлары һәм иганәчеләре дә катнаша.
— Узган ел гәзит өчен бик җимешле булды, — диде гәзитнең баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов лауреатлар алдында чыгыш ясаганда. — Матбугатка язылу мәсьәләләре ничек кенә авыр булмасын, сезнең кебек оста каләм ияләре һәм ышанычлы аркадашларның булуы гәзитнең киләчәгенә ышаныч өсти, — диде ул.
Рим Идиятуллинга лауреат исеме “Югала сүзләр дә хәбәрсез” (208нче сан) дигән мәкаләсе өчен бирелде.
Рим абыйның бөтен гомере “Кызыл таң” белән бәйле, ул әле дә гәзитне укып, күзәтеп бара, кирәк чакта тәнкыйтьләп тә ала, иң мөһиме, журналистика ветераны гәзитебезгә битараф түгел.
Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Халисә Мөдәрисовага лауреат исеме шигырьләр шәлкеме өчен (240нчы сан) бирелде. Ул — Нуриман районында яшәсә дә, гәзитнең сулышын тоеп, белеп, “пульста” торучы укучыбыз.
— “Кызыл таң” миңа студент чактан ук гел якын булды. Беренче ши­гырьләрем шунда басылып чыкты. Рим Идиятуллин һәм Фәрит Габ­дрәхимов кебек каләм осталары безгә вакытында дөрес юнәлеш биреп, бәләкәй генә шигырьләребезне дә игътибарсыз калдырмадылар, — диде Халисә Мөдәрисова. — Басым ясап әйтәм: мин Татарстан һәм Башкортстанның матбугат басмаларын алдырып укып барам, шулар арасында “Кызыл таң” сыйфаты белән алдыра, таң калдыра, анда профессионаллар эшләве гәзитне кулга алу белән күренеп тора.
Журналист Рәзилә Низамовага еллык премия сәламәтлек саклау темасына гәзиттә ел дәвамында басылып килгән көнүзәк мәкаләләре өчен тапшырылды.
Гәзитнең даими авторы, элекке партия һәм хуҗалык эшлеклесе Зәки Кадиковка лауреат исеме “Халык шагыйре халык гаме белән яшәде” дигән язмасы өчен (5нче сан) бирелде.
Туймазы районының Кәкребаш авылыннан актив хәбәрчебез Әнәс Сафуанов­ның исеме укучыларыбызга яхшы таныш. Гәзитнең еллык премиясе аңа Беренче Бөтендөнья сугышының 100 еллыгы уңаеннан басылган язмалары өчен тапшырылды.
Матбугат һәм сугыш ветераны Камил Миңнегалиев “Пассажирым — Хо Ши Мин”(автордаш белән) һәм “Чабаталы артист” дигән очерклары өчен (210-211 һәм 227нче саннар) ел лауреаты дигән исемгә лаек дип табылды.
Моннан тыш, берничә журналист баш мөхәррир призына лаек булды. Әхнәф Әминев реклама эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә иреште. Журналистлар Резида Вәлитова белән Айгөл Юлъякшина, гәзиттәге төп бурычларыннан тыш, “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында концертлар әзерләргә дә өлгерә. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтүче концертларны әзерләүгә алар күңел җылысын да, көчләрен дә кызганмый.
Гәзитнең Рәхмәт хаты “Кызыл таң” гәзитен һәм “Әллүки” журналын таратуда ярдәм күрсәткәннәре өчен Ярмәкәй районы хакимиятенең мәгъ­лүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Энҗе Шәфый­ковага, Гафури районының Буруновка авылы хакимияте башлыгы Марат Рәхмәтул­линга, Стәрлебаш районында туып, Уфада яшәүче эшкуар Фәзит Фаткуллинга, Кыйгы районының Эшкуарлар берлеге рәисе Владик За­һировка, Уфаның 64нче гимназиясе укытучысы Гүзәл Курамшинага, Уфа шәһә­реннән икътисад фәннәре кандидаты Кадрия Гайнетдиновага һәм Уфадагы 5нче төзелеш-монтаж оешмасы җитәкчесе Фәнис Кәримовка тапшырылды. Матбугатка язылу кампаниясе йомгаклары буенча аерым шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына да Рәхмәт хатлары җибәрелде.
— “Кызыл таң” гәзитен дә, “Әллүки” журналын да минем туган авылда яратып, хәтта чат ябышып укыйлар, дип әйтер идем, — диде эшкуар Фәзит Фаткуллин. — “Кызыл таң” — татар телендә көн дә чыга торган бердәнбер гәзит. Аның аша халык, дөнья хәлләре белән танышудан тыш, татар дөньясы, шәхесләре, тел, мәдәният өлкәсендәге хәбәрләр турында тулы мәгълүмат ала. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” кебек чаралар, хәтта Себердән кайткан авылдашларым өчен дә зур вакыйга булды. Мондый проектлар татар дөньясын күтәрүгә хезмәт итә. Шундый игелекле эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Гәзит укучыларыбыздан шундый сүзләр ишетү, әлбәттә, журналистларга быел тагын да дәртләнебрәк эшләргә илһам һәм этәргеч бирә.
Читайте нас