— Күпмеңләгән коллектив исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәм. Безнең егетләр булганда, бернинди авырлыкларга карамастан, илнең азык-төлек хәвефсезлеге тәэмин ителәчәк. Безнекеләр Кырымның Белогорск районында урып-җыюда да катнашты, бурычларын намус белән үтәде. Бурычны куегыз гына, без үтәргә әзер! — диде Фәнил Инсап улы.
“Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнгән Ринад Рәхмәтуллин республика клиник дәваханәсендә озак еллар нейрохирург булып эшли.
— Мин шушы учреждениедә 50 ел хезмәт салам. Җиде ел Африка илләрендә эшләп кайттым. Еллар үтү белән шуңа инандым: Башкортстан дәүләт медицина университетында белем алучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә, безнең табиблар бер җирдә дә сынатмый, — диде ул.
Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылы хакимияте башлыгы, бу көнне республиканың Почет грамотасына лаек булган Раушания Хантимерова шушы вазыйфага 15 ел гомерен биргән, аңа кадәр ун ел мәктәп директоры булып эшләгән.
— Безнең биләмә өч авылны берләштерә. Территориядә халыкка кирәкле бөтен нәрсә бар: ике клуб, ике мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, китапханәләр гөрләп эшли. Авыл Советында теркәлгән 16 шәхси эшкуар, “Байрак” хуҗалыгы уңышлары белән сөендерә. Максатыбыз: яшьләрне авылда калдыру, күбрәк эш урыннары булдыру, — диде ул.
Чакмагыш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе йөген уналты ел тартучы Руслан Фазлыевка “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, Күгәрчен районы Йомагуҗа авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айгөл Габдуллинага “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәр тапшырылды.
Бу көнне, шулай ук, Кырымның Белогорск районына шефлык ярдәме күрсәтүчеләрдән бер төркем намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды.
— Сезгә Кырым Республикасында катлаулы чорда — алар бер дәүләтчелектән икенчесенә күчкәндә эшләргә туры килде. Бу районда сезнең көч белән 38 объект тергезелде, үстерелгән уңыш югалтуларсыз җыеп алынды. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! —диде Рөстәм Хәмитов.