— Энергияне сакчыл тотыну һәм энергиядән файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү хакында беренче генә сөйләшмибез. Бу өлкәдә югалтулар һаман зур, әрәм-шәрәм итүгә юл куела. Без энергия ресурсларын сакчыл тотына белмибез, бу безнең менталитет белән бәйле, — диде Рөстәм Хәмитов. — Соңгы елларда гына бу өлкәдә бераз алга китеш бар. Тулай төбәк продуктында энергия күләме, 2010 елдагы белән чагыштырганда кимеде. Гомумән алганда, без нормаль үсеш юлына чыктык. Бу юнәлештә яхшы күрсәткечләргә ирешүче предприятиеләр бар, әмма дөнья күрсәткечләреннән без артта калабыз, түбән позициядәбез. Бездә әле сакчыл тотыну гадәте юк, энергияне янга калдыру җәһәтеннән эш дөрес оештырылмый. Хакимият башлыкларына шуны әйтәсе килә: бюджетларда акча күп түгел, шул ук вакытта мәктәп, дәваханә, социаль объектларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә югалтулар күп. Һәр киловатт энергия нәтиҗәле файдаланылырга тиеш. Быелгы икътисади кризис шартларында бу аеруча мөһим.
— Министрлык бу өлкәдә дәүләт сәясәтен үткәрүче ведомство булып тора, — диде Русиянең энергетика министры урынбасары Антон Инюцын. — 2000-14 елларда Русиянең тулай төбәк продуктында энергия күләме 35-36 процентка төште. Энергияне саклау өлкәсендә мөмкинлекләр бар. Безнең исәпләүләр буенча, энергия куллануны 2020 елга кадәр бюджет өлкәсендә — 16, автотранспорт тармагында — 26, тимер юл транспортында 20 процентка киметергә мөмкин.
Антон Юрьевич сүзләренә караганда, чит ил тәҗрибәсен өйрәнеп, министрлык тәкъдимнәр әзерләгән, алар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Евгений Маврин моңа бәйле дәүләт сәясәте, бу өлкәдә идарәнең яңа моделе белән таныштырды.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтов муниципаль берәмлектә энергияне сакчыл тотыну тәҗрибәсе белән уртаклашты.