— Оештыру комитетының беренче утырышы нәтиҗәләре буенча зур эш башкарылды. Ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә. Федераль Хөкүмәткә без заявка бирдек, шушы максатта 1,5 миллиард сум акча бүленәчәк, 1173 ветеран торак шартларын яхшыртачак. Русиянең Төзелеш министрлыгына федераль бюджеттан финанслау өчен 630 миллион сумга заявка бирдек, бу акча ветераннарны торак белән тәэмин итүне тизләтергә ярдәм итәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу мәсьәләне хәл итүне власть органнары катгый контрольгә алырга тиеш. Бирелгән фатирларда ветераннар үзләре яшәргә тиеш, ә аларның якыннары түгел. Әлеге вакытта торак белән тәэмин ителгән 633 ветеран иске йортта яшәвен дәвам итә. Һәр гаилә белән аерым эшләргә кирәк. Арытаба да ветераннарның, фронтовикларның тол хатыннарының торак-көнкүреш шартларын даими тикшерергә, торакларын вакытында ремонтлауны җитди контрольдә тотарга кирәк.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, аерым категория ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бер тапкыр акчалата түләү каралган. Бу турыда республика Хөкүмәте указы проекты әзерләгән.
Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров билгеләп үтүенчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына республиканың 153 медицина учреждениесендә ярдәм күрсәтелә. Бүген 60 меңнән артык сугыш ветераны, шул исәптән 4 мең инвалид һәм фронтовик, сугышта һәлак булганнарның 16 мең тол хатыны, 40 меңнән артык тыл хезмәтчәне, 123 балигъ булмаган концлагерь тоткыны, Ленинград блокадасын кичергән 153 кеше исәптә тора. Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында ветераннарны өстәмә диспансерлаштыру оештырылган.
— Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннар белән мөгамәләнең иң мөһим өлеше булып тора. Дәваханәләрдә, поликлиникаларда, картлар йортларында медицина ярдәме күрсәткәндә ветераннарга яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш. Бу категория ветераннар кайгыртучанлыкны һәрдаим тоеп яшәсен, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.