Документның төп максаты — дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә, җир белән файдалануга күзәтчелек итү һәм муниципаль җирләргә контрольлек итү өлкәсендә хезмәттәшлек. Федераль орган “Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе һәм аның бүлекләренең күпфункцияле үзәкләр филиаллары белән үзара бәйләнешенә контрольлек итү, республика Хөкүмәтенә хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү бурычы алса, Башкортстан Хөкүмәте әлеге үзәкләргә һәм аның филиалларына “бер тәрәзә” принцибы буенча хезмәт күрсәтүне, республика территориясендә күпфункцияле үзәкнең филиалларын һәм бүлекчәләрен оештырырга ярдәм итәчәк.
Килешүгә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән “Росреестр” җитәкчесе Игорь Васильев кул куйды.
— Башкортстан территориясендә муниципаль берәмлекләрнең, участокларның чиген билгеләү, законсыз файдаланылган җирләрне ачыклау буенча уңышлы эш башкарылган. Без бүгенге көнгә булган казанышларны килешү белән ныгытырга карар иттек. Без халык белән эшлибез һәм аңа сыйфатлы хезмәт күрсәтергә бурычлы, — диде Игорь Владимирович.