Заманча җиһазландырылган, газда эшләүче шәһәр автобуслары республика һәм федераль бюджет исәбенә сатып алынган. Яңа транспорт чарасы мөмкинлекләре чикле пассажирларны ташуга да җайлаштырылган, барлык автобуслар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Әлеге “НефАЗ”лар ШОС һәм БРИКС саммитларына киләчәк кунакларны да хезмәтләндерәчәк.
— Республика Хөкүмәте былтыр да башкала өчен автобуслар сатып алган иде. Бүген тагын 30 яңа “НефАЗ” тапшырабыз, — диде Владимир Нагорный. — Яңа автобуслар сатып алып, төбәк берничә мөһим бурычны үти. Беренче чиратта, автобуслар паркы яңара һәм пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү яхшыра. Икенчедән, бу сыйфатлы көндәшлеккә уңай йогынты ясаячак. “Башавтотранс” җәмгыяте автопаркын заманча автобуслар белән тулыландыру бу мәсьәләләрне хәл итәр, дип ышанам. Газда эшләүче яңа автотранспорт экологияне дә яхшыртачак.
— Автобуслар табигый метан газында эшли. Транспорт “йомшак” йөри, заманча навигация системасы һәм пандус белән җиһазландырылган, — диде “Башавтотранс” җәмгыятенең генеральный директоры Алексей Клуг. — Автобуслар 51, 69, 75 һәм 6нчы маршрутлары буенча җибәреләчәк. Быел предприятие газда эшләүче — 30, башка ягулыкта эшләүче 40 автобус сатып алырга ниятли.