Фестивальнең максаты — укучыларда туган телләрне өйрәнүгә һәм аларның кыйммәтләре аша заманча җәмгыятьтә телләр төрлелегенә кызыксыну тәрбияләү. Чарада ассоциацияләнгән ЮНЕСКО мәктәпләре һәм 39нчы гимназиянең партнер мәктәпләре катнашты.
— Үз телеңне яратырга кирәк. Шул ук вакытта башка телләрне белү һәм алар белән кызыксыну мөһим, — диде тантананы ачканда 39нчы гимназиянең директоры Ирина Киекаева. — Бүгенге көнне мин ачышлар көне булыр дип уйлыйм. Ул сезнең күңелләрдә озак саклансын иде.
Мәгариф министрлыгының әйдәүче белгече Юлия Хәсәнова мондый чараларның балаларда туган телгә, башка халыклар мәдәниятенә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләвен билгеләде.
Республикада ЮНЕСКО эшләре буенча баш белгеч Людмила Богуславская оешманың эшләре белән таныштырды, 39нчы мәктәпнең активлыгын билгеләп, рәхмәт белдерде.
“Әйдәгез, тик алга һәм тик ЮНЕСКО белән!” — дип чакырды ул барлык мәктәпләрне.