+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 март 2015, 17:43

Мәдәни һәм әдәби мирасны саклыйк!

ЮНЕСКО эшләре буенча комитет канаты астында үтүче чаралар шушы максатка юнәлтелгән.Кичә Г. Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интер­натында БМО һәм ЮНЕСКО­ның 70 еллыгына һәм рес­публикада Әдәбият елына багышланган чаралар кысаларында “Мирас” мәдәният фестивале узды. Аны оештыруны ЮНЕСКО эшләре буенча комитет һәм Мәдәният министрлыгы үз канаты астына алды.

Чараның максаты — яшь башкаручыларны, талантлы коллек­тивларны эзләү һәм аларга булышлык итү, шулай ук Башкортстан халкының мәдәни мирасын саклап калу һәм әдәбият үсешенә өлеш кертү.
Фестивальдә ЮНЕСКО мәк­тәпләре укучылары, шулай ук, профессиональ һәм үзешчән коллективлар катнашты.
Чараны ачу тантанасында гимназия-интернат директоры Эльмира Сафина балаларга ак юл теләде:
— Биредә балалар бары тик классик әсәрләрне өйрәнә. Ә фестиваль — барлык жанрлар синтезы. Миңа калса, фестиваль барышында безнең гимназия укучыларына башка мәктәп укучылары тәҗрибә уртаклаша. Барлык катнашу­чыларга да уңышлар һәм илһам теләп калам!
Читайте нас