— ЗөҺрә Җиһануровна, Сез, гомерегезнең күп өлешен педагогик эшчәнлеккә багышлаган вуз укытучысы, философия фәннәре докторы, үз вакытында Башкортстанның мәгариф министры йөген тарткан, хәзерге көндә Дәүләт думасы депутаты булган күренекле дәүләт эшлеклесе. Ләкин Сез – беренче чиратта, Ходай гүзәл зат итеп яраткан хатын-кыз. Бу ике төшенчә, бу ике вазыйфа, ике йөк Сезне бик арытмыймы? Каян ныклык, энергия аласыз?
— Чынлап та, миннән еш сорыйлар: хатын-кыз өчен кайсысы мөһимрәк — карьерамы, әллә гаиләме, танылу, эшлекле булу, үз һөнәреңдә зур уңышларга ирешүме, әллә гап-гади хатын-кыз, әни, ир хатыны, гаилә учагын саклаучы булумы? Берзаман миннән, хатын-кыз фән докторы һәм яшь профессор буларак, әңгәмә корырга килгән журналист болай дип сорады: “Сез ничек йорт эшләренә өлгерәсез, өегез чиста, кичке аш әзер, балагыз гел “5”ле билгеләренә генә укый, ирегез канәгать һәм шул ук вакытта фәндә зур уңышлар казанасыз?” Ә мин, барысы да кешенең тормыш фәлсәфәсеннән, яшәү мәгънәсен ничек аңлаудан тора, дип җавап бирдем. Әлбәттә, гаиләдә гап-гади әйбәт хатын, кайгыртучан ана булу гына да бик зур бәхет. Үз һөнәреңне гаиләдән дә өстен күрү һәм уңыш казану – монысы да акыл белән сайлап алган юл. Ә бит гаилә белән карьераны да менә дигән итеп бергә алып барып була. Ләкин бу бәхеткә ирешү авырррак һәм катлаулырак. Ассистенттан профессорга кадәр тормыш юлын узганнар мине яхшы аңлар. Мин һәрвакыт карьера гаиләгә комачауламый, дип исәпләдем, алай гына да түгел, алар бер-берсен тулыландыра – гаилә миңа һөнәри үсәр өчен көч бирә, ә минем эшемдәге уңышларым гаиләне куандыра. Балаңның: “Әни, мин синең белән горурланам!” — диюе бик кыйммәт нәрсә ул.
Без ирем Динмөхәммәт белән икебез дә БДУны тәмамладык: ул — физик, мин — лирик-филолог. Икебезгә дә аспирантурага керү мөмкинлеге ачылгач, ул миңа болай диде: “Син укы, мин гаиләне матди яктан тәэмин итәрмен”. Без икебез дә авыл балалары, фатир алу һәм дөнья көтү өчен байтак тир түгәргә туры килде аңа. Мин гыйлем юлыннан киттем, башта аспирантурада, аннары докторантурада белем алдым, бөтен көчемне укуга бирдем, акча эшлим дип көяләнмәдем, шуның өчен дә диссертацияләремне вакытында якладым.
Аспирантурада укыганда кечкенә кызымны башта каенанам, аннары үз әнием карады. Әлбәттә, аңа ана назы җитмәде, сирәк кенә кайтып киткәндә ул мине танымый тора иде, ләкин мин өйдә киеп йөргән халатны мин югында беркемгә дә бирмәгән һәм аны кочаклап йоклаган, дип әйтәләр. Мин аңа беркайчан да еларга рөхсәт итми идем. Һәм мине һаман да ул заманнарда калган кечкенә кызым образы эзәрлекли сыман. Берзаман Уфага китәргә җыенгач, мин аны югалттым һәм туган йортымның иң эчке бүлмәсеннән эзләп таптым: ул елап җибәрмәс өчен авызын кечкенә куллары белән каплаган һәм: “Әнием, зинһар өчен китмә инде”, — дип ялына. Берзаман кызым үсеп җиткәч, бу хәлне аңа сөйләгән идем, ул үкереп елап җибәрде. Ник елыйсың, дип сорагач: “Миңа теге кечкенә кызчык кызганыч булды, ләкин үткәннәрдә андый кыз булмаса, минем бүгенгем дә шушындый булмас иде”, — диде ул.