+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 март 2015, 17:22

Безне алда яңа җиңүләр көтсен!

“Башнефть” компаниясе “Салават Юлаев” хоккей клубын үз “канаты” астына алды.Мәгълүм булуынча, “Салават Юлаев” Континенталь хоккей лигасының 2014-15 елгы сезонындагы даими чемпионатын сүлпән тәмамлады. Безнекеләр плей-оффта беренче көндәшен дә үтә алмады. Моның сәбәбе клубның сезонның кызган мәлендә спонсорсыз калуына да бәйле. Башкортстан җитәкчелеге әлеге мәсьәләгә битараф калмады һәм тиз арада клубка спонсор тапты. “Салават Юлаев”ның киләчәге борчыган спорт сөючеләр, Башкортстан халкы өчен шатлыклы тантана “Уфа-Арена” боз сараенда үтте. Төбәктә спорт үсеше өчен мөһим килешүгә “Башнефть” ачык акционерлар җәмгыяте президенты Александр Корсик һәм “Салават Юлаев” хоккей клубының генеральный директоры Александр Семак имзаларын куйды. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

— Бүген “Салават Юлаев” хоккей командасы тормышында истәлекле, мөһим вакыйга, ­ — диде Рөстәм Зәки улы. — Бүген яңа спонсорлык контракты төзелә. Шушы уңайдан “Башнефть” компаниясенә, аның президенты Александр Корсикка рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез клубка гына түгел, төбәктә хоккей үсешенә дә зур ярдәм күрсәттегез. Безнең өчен хоккей миллионнарча кеше үз иткән социаль күренеш, спорт төре буларак мөһим. Башкортстанда хоккей — иң югары дәрәҗәдә үсешкән спорт төре. Биредә минем дә булуым якын киләчәктә бу спорт төренә дәүләтнең дә зур игътибар бүләчәге, барлык юнәлешләрдә дә ярдәм итәчәге турында сөйли. Спорт сөючеләр, спортчылар, спонсорлар һәм власть вәкилләре бердәм булганда гына команда уңышка ирешә ала. Клуб тарихында зур җиңүләр булды. Безне алда да яңа җиңүләр көтәчәгенә ышанам. Бу максатка ирешү өчен тырышып эшләргә кирәк. Хоккей — җитәкчеләр, спонсорлар өчен түгел, ә бөтен халык уены. Шуңа барыбыз да хоккей — халык уены, “Салават Юлаев”­ халык командасы булсын өчен тырышырга бурычлы.
Читайте нас