Күпбалалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту — аеруча мөһим мәсьәлә. Бу максатта республикада 2 миллион 600 мең сумлык торак сертификатлары тапшырыла. Алар 200дән артык гаиләгә бирелгән. Моңа кадәр өлкән баласы 18 яшькә җиткән гаиләләр бу исемлектән төшеп кала иде, хәзер республикада аларның бу хокукын саклап калу турында закон көченә керде.
Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрнең уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булганда, аларга аена 3 мең сум күләмендә акча түләнә. Әмма матди тотрыклылык һәрвакыт гаилә иминлеген тәэмин итә алмый, бәхетле гаилә нигез ныклыгына таяна. Рухи кыйммәтләрне ныгыту, ата-ананың абруен күтәрү бик мөһим.
Балтач районының Югары Карыш авылыннан Ләйсән Бәдриева — биш бала анасы, социаль приютта хезмәт сала.
— Безнең карашка, ишле балалы гаиләләрнең нигезе дә ныклырак, — ди ул. — Ирем белән бергә шундый гаилә турында хыялланганга күрә, без аның күпбалалы булуын теләдек.
— Балаларыбыз язмышын авыл хезмәте белән бәйләсен, җирдә эшләсен дип, без крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдык, — ди Кыйгы районыннан Антонина Латыйпова. — Кызганычка каршы, аны һәр адымда матди кыенлыклар көтеп тора. Башлангыч капитал булмаганлыктан, техника сатып алырга мөмкинлегебез юк. Киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителер, безнең балалар үзебезнең туган җирдә хезмәт салыр, дигән ышанычтамын.
Балаларга матур тәрбия биргән гаилә, аларның шат тавышлары яңгырап торучы йорт һәр заманда, теләсә кайсы җәмгыятьтә рухи нигез ул.