“АгроКомплекс” — Башкортстанда бердәнбер һәм Русиядәге иң зур агросәнәгать форумы булып тора. Чирек гасыр дәвамында үткәрелүче әлеге чара, Русия чикләрен узып, халыкара танылу алды. Быел биредә илнең 32 төбәгеннән 250дән артык компания төрле юнәлештәге экспозицияләрдә яңа авыл хуҗалыгы техникалары үрнәген, заманча технология һәм проектлар тәкъдим итә. Казахстан, Голландия, Польша, Германиянең билгеле компанияләре дә халыкара форумда ихлас катнашырга теләк белдерде. Күргәзмә кысаларында, шулай ук, беренче тапкыр Кытай җитештерүчеләренең катнашуы да игътибарны җәлеп итә.