Киңәшмәдә билгеләнүенчә, агымдагы елның 1 июненә башкаланың 137 объектында 214 видеокүзәтү камерасын урнаштыру һәм тест үткәрү буенча эшләр тулысынча тәмамланырга тиеш. Уфа шәһәре хакимиятеннән белдерүләренчә, бүгенге көнгә 118 видеокамера урнаштырылган. Бу — эш күләменең 75 проценты. Калган видеокүзәтү камералары исә ШОС һәм БРИКС саммитларына төзелүче объектларның файдалануга тапшыру вакытына бәйле.
Үз чиратында Андрей Чечеватов “Хәвефсез шәһәр” аппарат-программа комплексын эшкә кушуның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды. Шуңа да һәр җаваплы структураны әлеге эшкә бик җитди килергә чакырды.
Киңәшмәдә, шулай ук, видеокамералар яздырган мәгълүматны “Хәвефсез шәһәр” системасына һәм Эчке эшләр министрлыгы серверына алу мәсьәләләре дә тикшерелде.
Утырышта Андрей Чечеватов эшләрне башкару план-графигын да янә бер күздән кичерергә тәкъдим итте. Шулай ук делегацияләрнең хәрәкәт итү маршруты, кунакларны урнаштыру һәм яшәү урыны планы чагылыш тапкан, мәгълүмат туплау үзәге эшенә җитәкчелек итүче кешеләр күрсәтелгән яңа документ төзергә кушылды.
Әйткәндәй, моңа кадәр Андрей Чечеватов “Уфа” аэропортының ШОС һәм БРИКС саммитлары делегатларын каршы алуга әзерлеген тикшергән иде. Атап әйткәндә, ул аэропортның халыкара терминалын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Терминалның пассажирларны теркәү, тикшерү бүлмәләрен, чик аша үтү пунктын, көтү залларын караганнан соң, Андрей Чечеватов, эчке электр-монтаж, шулай ук, җилләтү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү системаларын урнаштыру һәм тикшерү эше 26 мартка тәмамланырга тиеш, дип белдерде. Аталган көндә әлеге мәсьәлә буенча йомгаклау киңәшмәсе үтте. Аның эшендә шулай ук Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный катнашты. Утырышта башкарылган эшкә уңай бәя бирелде һәм, шуннан чыгып, халыкара терминалны эшкә кушу вакыты 1 апрельгә билгеләнде.
Янә килеп, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы телеканалының презентациясе дә нәкъ Уфада булачагы көтелә. Бу хакта “Новости” агентлыгы хәбәр итә. Проектны ШОСның Яшьләр советы оештыра. Оешма рәисе Денис Кравченко белдерүенчә, тәүге этапта ул интернет-канал рәвешендә булачак.
Билгеләнүенчә, канал дәүләттән субсидия алмаячак, ә реклама бирүчеләр исәбенә финансланачак. Тапшырулар урыс, кытай һәм инглиз телләрендә алып барылачак каналны спутник һәм кабель операторлары аша ШОС илләрендә яшәүче 3 миллиард чамасы кеше карый алачак.