+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 апрель 2015, 15:47

Җитәкче холдинг эшеннән канәгать калды

Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский эш сәфәре белән Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булды һәм “Ростех” дәүләт корпорациясенең “Русия вертолетлары” холдингына керүче предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда Русиянең вертолетлар төзү тармагындагы хәлләр, аның арытаба үсеше һәм Ка-226Т вертолетлары җитештерү өчен дәүләт килешүен үтәү буенча төп мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәдән соң предприятие коллективы белән очрашу үтте. Анда Андрей Богинский авиация үсеше һәм тармак алдында торган мөһим бурыч­лар турында сөйләде.
— Вертолетлар төзү тармагы —илебездә иң алдынгыларның берсе. Анда заманча технологияләр һәм материаллар файдаланыла, уникаль конструкторлык идеяләре гамәлгә ашырыла. Җитештерү бик тиз яңартып корыла, бу аның дөньядагы башка зур вертолет компанияләре белән көндәшлек итү сәләтен арттырырга ярдәм итә. Бүгенге көндә “Русия вертолетлары” холдингы гамәлгә ашырган эш нәтиҗәләрен мин Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә күрдем. Биредә яңа станоклар куелган, яңа продукция үзләштерелә, бу предприятиегә озайлы килешүләр төзергә һәм ныклы керем базасын булдырырга ярдәм итә, — диде Андрей Богинский.
Читайте нас