Русия шәһәрләрендә элек-электән халыкны яздан урындагы яшелчә, иртә өлгерүче бәрәңге белән тәэмин итү проблема булып килде. Тарихка күз салсак, 1941-45 елларда — илдәге барлык дәүләт предприятиеләренә сугыштан соңгы елларда үзләрендә эшләүче һәр гаиләгә 1-2 сутый исәбеннән җир арендалау мөмкинлеге бирелде. Участокларга халыкны йөртү өчен махсус автобус маршрутлары оештырылды. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә җир участоклары 4-6 сутый чикләрендә даими куллануга 1960 елдан соң гына бирелә башлады. Кызганычка каршы, аларның социаль-икътисади әһәмияте соңгы егерме елда зур үзгәреш кичерде. Хәллерәк шәһәр кешеләре элекке бакча участокларын коттедж төзү максатында сатып ала башлады. Аларның мәйданы 10-14 сутыйга җитте. Шунысы да бар, байтак еллар элек шәһәр яны бакчалары халыкны экологик яктан чиста продукт белән тәэмин итсә хәзер, нигездә, алар ял итү, дөнья мәшәкатьләреннән арыну, шәһәр ыгы-зыгысын оныттыру урынына әверелде. Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путинның әмере белән шәһәр яны маршрутлары буенча тимер юлчылар хезмәтен тергезү дә, минемчә, бакчачыларга зур ышаныч бирә.