+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Май 2015, 16:35

Башкортстан флагы Эльбрустан әЙләнеп кайтты

Уфаның Җиңү паркында шәһәр хакимиятенең Эльбруска алып менелгән, ШОС һәм БРИКС саммитларының рәсми символикасы төшерелгән байрагын тапшыру танатанасы үтте. Чарада республика министры Руслан Мирсаяпов, Уфа шәһәре мэры Ирек Ялалов, башкаланың Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллин, шулай ук Эльбруска менгән альпинистлар катнашты.

7 майда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган халыкара фестиваль кысаларында Русия альпинистлары төркемендә уфалылар тиздән башкалада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитлары билгесе булган байракны Эльбрус түбәсенә кадаган иде.
Чараларны оештыру комитеты, Башкортстанның дәүләт флагына охшатып, башкорт милли орнаментын һәм төсләрен туры китереп, ике байрак әзерләде һәм раслады. Уфа альпинистлары аларның берсен Эльбрус түбәсендә, 5642 метр биеклектә калдырды, икенчесен Пятигорск, Элиста, Волгоград, Саратов, Самара шәһәрләре аша Уфага алып кайтты. Алар бу шәһәрләрдәге һәйкәл һәм монументларга сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.
Альпинистларның берсе Сергей Семенов журналистларга сөйләвенчә, һава шартлары начараю сәбәпле, тау түбәсенә 20 альпинистның өчтән бере генә менеп җитә алган.
— Бу чараны без Советлар Союзы байрагын 1943 елда түбәгә кадаган солдатлар истәлегенә багышладык. Аларның безнеке кебек заманча альпинист киемнәре һәм җиһазлары да булмаган, шулай да биеклекне дошманга бирмәгәннәр, — диде ул.
— Бу — Уфа өчен дә, илебез өчен дә әһәмиятле вакыйга. Мәскәүдә үткән Җиңү парадында без ШОС һәм БРИКС илләре җитәкчеләрен күрдек. Быел җәй көне безнең башкалабыз да халыкара игътибар үзәгендә булачак, — диде республика министры Руслан Мирсаяпов.
Башкортстан һәм Уфа символлары дөньяның төрле почмакларында: Көньяк Американың иң югары ноктасында, Норвегиянең төньяк өлеше — Шпицбергенда булды.
— Шәһәр һәм республика белән бәйле бик күп мөһим вакыйгаларда уфалыларның актив төркеме башлап йөри. Эльбрус түбәсенә саммитлар байрагын кадаган төркем дә, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, бу бурычны башкарып чыкты, — дип билгеләде башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялалов.
Тантаналы рәвештә шәһәр хакимиятенә тапшырылган байрак Уфа музеенда сакланачак.
Читайте нас