Быелгы конференциянең үзенчәлеге шунда: ул ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында үтә. Шуңа бәйле пленар утырышта ШОС һәм БРИКС илләреннән булган офтальмологлар үзләренең гыйльми-тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.
Янә килеп, конференциядә беренче тапкыр интерактив постер сессиясе һәм видеосессия үткәрү күзаллана. Аның барышында кызыксыну уятырлык клиник очраклар турында фильмнар күрсәтеләчәк һәм тикшерүгә чыгарылачак. Аларның иң уңышлылары дипломнар белән билгеләнәчәк.
Конференциянең гамәли өлешендә Русиянең һәм Германиянең әйдәүче хирурглары Уфа күз авырулары гыйльми-тикшеренү институтында үткәргән операцияләр туры трансляциядә күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә конференция эшендә катнашучылар медицина җиһазлары һәм препаратлары, гыйльми әдәбият күргәзмәсе белән дә таныша алачак. Секцияләр утырышларында исә йөздән артык доклад тыңланачак.
Тагын бер үзенчәлек: “Российская офтальмология онлайн” мәгълүмат порталы белән берлектә конференция эшен он-лайн трансляцияләү оештырылачак һәм теләгән һәр граждан анда үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак.
Бер сүз белән әйткәндә, “Көнчыгыш-Көнбатыш-2015” VI халыкара фәнни-гәмәли конференциясе тармак үсешендә һәм күз авыруларын дәвалауда бик күп ачышлар һәм юнәлешләр белән билгеләнер дип көтелә.