Хезмәттәшебез, әдәбият-сәнгать бүлеге хәбәрчесе, филология фәннәре кандидаты, язучы Ләйсән Кәшфиева әлеге бәйгедә “Тәмугта яшәүче хатыннар” дигән язмасы белән катнашып, эссе номинациясендә беренче урын алды һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек булды.
Хезмәттәшебезне бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа алдагы көндә дә көчле илһам канатлары, үткен каләм, укучының йөрәгенә барып ирешә торган кыю, җете фикерле язмалар һәм иҗат уңышлары, сәламәтлек, иминлек телибез.