Әлеге вакытта эшләр тәмамлану алдында, бизәкләү, бетонлау, электр үткәрү, җылыту һәм газ тәэминаты системасын, җиһазларны урнаштыру эшләре бара. Терлекчелек комплексын 1 июньдә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Дуңгызларның беренче партиясе Орел өлкәсеннән кайтарылачак. Барлык корпусларны эшкә кушу — агымдагы елның сентябрендә, ә проект куәтенә чыгу 2016 елның июнендә көтелә.
Үзәк файдалануга тапшырылгач, анда 50 яңа эш урыны булдырылачак. Биредә эшләүче оператор уртача 30 мең сум эш хакы алачак.
— Монда күргәннәр миндә яхшы тәэссоратлар калдырды, — диде Рөстәм Хәмитов үзәк белән танышкач. Бу — тоташ бер биология фабрикасы. Барысы да акыл белән эшләнгән. Республиканың аграр сәнәгате комплексы өлкәсендә алдынгылардан исәпләнсә дә, кызганычка каршы, әлегә бу — мондый төрдәге беренче үзәк. Мәсәлән, Орел өлкәсендә мондый үзәкләр — 8, дөньяда 50 ел элек барлыкка килгән. Безгә тизрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Мондый төрдәге үзәкләр булдырмасак, бездә ит терлекчелегендә перспектива булмаячак.
Рөстәм Хәмитов Елена Климова белән үзәк нигезендә авыл хуҗалыгы районнары башлыклары һәм аграр хуҗалыклар җитәкчеләре өчен дуңгызчылык буенча укыту үзәге булдыру турында килеште. Инвестор генетика буенча лекция укуны үз өстенә алды. Шулай ук, республика Башлыгы Елена Климованы авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча эшче төркем составына керергә чакырды.
Бүздәк районының Сергеевка авылында Рөстәм Хәмитов 118 урынга исәпләнгән психоневрология интернатында булды. 1995 елдан эшләп килүче әлеге медицина-социаль учреждениедә үз-үзен хезмәтләндерү сәләтен өлешләтә яисә тулысынча югалткан һәм даими тәрбиягә мохтаҗ гражданнар яши.
Интернат директоры Флүз Яппаров белдерүенчә, бүген биредә 122 кеше тәрбияләнә. Аларның һәрберсен карау-тотуга көненә 682,38 сум акча тотыла. Әлеге сумманың 70 проценты — республика бюджеты, 30 проценты гражданнарның үз акчасы (пенсия) исәбенә тәэмин ителә.
Интернатта 70тән артык кеше эшли. Уртача эш хакы —16 мең 343 сум, табибларныкы 31 мең 464 сум тәшкил итә.
Учреждениедә төп авырлык — җилләтү системасының эшләмәве (төзүчеләр гаебе белән), мунча-кер юу комплексының куәте җитмәү, якын-тирәдә эчәр су булмау. Рөстәм Хәмитов суүткәргеч һәм вентиляция системасын проектларга, шулай ук, мунча-кер юу комплексына бер катлы янкорма төзергә кушты. Моннан тыш, учреждение шәхси хуҗалыкны киңәйтергә ниятли. Бу мәсьәләдә Бүздәк районы хакимияте ярдәм күрсәтәчәк.
Район үзәгендә Рөстәм Хәмитов “Башкирэнерго” җәмгыяте төзүче “Гафури” ярдәмче станциясе (ПС 110/10кВ) һәм ВЛ-110кВ линияләрен карады. Объект район территориясендә гамәлгә ашырылучы инвестиция проектларын (катнашазык заводы, Хәбибрахманов хуҗалыгы теплицасының икенче чираты) һәм Гафури авылында торак төзү өчен проектланган территорияләрне электр белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү өчен тәгаенләнгән.
Ярдәмче станция 2013 елда төзелә башлаган, аны агымдагы елның 30 июнендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Объектның смета бәясе — 153 миллион сум.
Арытаба республика Башлыгы “Башкортстан ит компаниясе” җәмгыяте белгечләренә арендага бирү өчен тәгаенләнгән 21 фатирлы торак йорт төзелеше белән танышты. Бүздәк районы хакимияте белән берлектә “2014-17 елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасында катнашу вариантлары каралган. Әлеге программага ярашлы, компания, үз акчасына йорт төзеп, фатирларны ташламалы шартларда хезмәткәрләргә арендага бирә. Алар субсидияләү программасында катнашу өчен чиратка баса ала, өч елдан республика бюджетыннан фатир бәясенең 60 проценты күләмендә субсидия алачак.
Төзүче компания вәкиле, Торак төзелешен үстерү фондының генеральный директоры Дамир Миңнебаев белдерүенчә, йорт файдалануга тапшырылган, әлеге вакытта анда халык урнаша.
Аренда торагы төзү Башкортстан ит компаниясе өчен сынау проекты булып тора һәм ул уңышлы гамәлгә ашырылган очракта мондый төрдәге объектларны компаниянең терлекчелек комплекслары урнашкан районнарда төзү карала.
Арытаба Рөстәм Хәмитов фермер Фәвил Хәбибрахмановның “Бүздәк” теплица комплексын карады. 2017 елда икенче чиратны файдалануга тапшыргач, хуҗалык мәйданы 12 гектарга кадәр артачак, бу елына 9 мең тонна яшелчә җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, 200гә якын өстәмә эш урыны булдырылачак.
Бүген гомум мәйданы 3 гектар булган теплица комплексы ике этапта төзелгән. Инвестицияләр күләме 517 миллион сум тәшкил итте. Районда хезмәт хакы 15 мең сумнан да түбән булмаган 50 эш урыны булдырылган.
Комплекс минераль ашлама кертүгә һәм микроклиматка автоматлаштырылган идарә итү системасы белән җиһазландырылган. Кыярлар аз күләмле технология нигезендә электр яктылыгы кулланып үстерелә. Бу продукцияне ел әйләнәсенә үстерү мөмкинлеге бирә. Ул — Башкортстанда кышкы чорда яшелчә белән тәэмин итүче бердәнбер хуҗалык.
Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2590 тонна кыяр, 111 мең данә петрушка, укроп, базилик, 175 мең данә салат җитештерелгән һәм сатылган. Товар “Башкортстан продукциясе” билгесе астында сәүдәгә чыгарыла. Агымдагы елда 3 гектардан 2900 тонна кыяр алыначак дип көтелә.
Бүздәк районына эш сәфәре барышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, шулай ук, махсус интервью бирде. Анда сүз авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре хакында барды.