”Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы-тимер юл вокзаллары дирекциясе начальнигы Виталий Вотолевский сүзләренә караганда, пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында вокзалда 88 күзәтү камерасы куелган, алар Русия вокзалларының бердәм күзәтү системасына тоташтырылган. ШОС һәм БРИКС саммитларына киләчәк кунакларны хезмәтләндерүгә вокзалның барлык объектлары да әзер.
Перронны караганда Рөстәм Хәмитов, реконструкция үткәрелмәгән платформалар заманча вокзал комплексын бизәми, диде. Куйбышев төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе начальнигы Андрей Комаровский, бу участокта эшләрне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла, дип белдерде.
Уфа станциясе тимер юл вокзалы – төп бина, конкорс, утыру платформалары, тоннель һәм вокзал алды мәйданыннан торучы комплекс. Вокзал елына 6 миллионга кадәр пассажирны хезмәтләндерергә сәләтле.
Әлеге вакытта вокзалның беренче чиратына реконструкция үткәрелә, эшләр агымдагы елның декабрендә тәмамланырга тиеш. ”Русия тимер юллары” җәмгыяте бу максатка 258 миллион сум акча бүлә.
Вокзалны караганнан соң Рөстәм Хәмитов Югары сәүдә мәйданына реконструкция үткәрү барышы белән танышты.