+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июль 2015, 17:31

Төбәккә – инвестицияләр, кулланучыларга – җылылык һәм яктылык!

Кичә Уфада Затон ТЭЦы төзелешен тәмамлау буенча проект старт алды.Төбәк үсеше өчен мөһим вакыйгада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, “Интер РАО” җәмгыятенең идарә рәисе Борис Ковальчук, Башкортстан энергияне туплау компаниясе генеральный директоры Александр Симановский катнашты. Затон ТЭЦы мәйданчыгында төзелеш эшләре 2008 елда башланган һәм ике елдан тукталган. 2012 елда эш дәвам иткән. Быел “Интер РАО” инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлады.

– Республика, башкалабыз өчен мөһим объектны төзүне дәвам итүче булуына ихлас шатмын, – диде Рөстәм Зәки улы. – Энергия, җы­лылык белән тәэмин итү мөм­кинлекләре артачак. Төбәктә электр энергиясенә кытлык сизелә. Бу Башкортстан икътисадының үсешүе турында сөйли. Димәк, яңа сәнәгать, җитештерү объектлары сафка кертелә һәм энергия куллану арта. ТЭЦта төзелеш эшләренең дәвам итүе һәм объектның 2016 ел ахырына сафка кертеләчәге – күңелле яңалык. Затонда яңа микрорайоннар төзе­ләчәк. Алдагы 10-15 елда 5-6 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Нәкъ шушы станция башкаланың яңа микрорайоннарын җылылык һәм энергия белән тәэмин итәчәк. Вакыйганың тиздән Уфада старт алачак саммитлар алдыннан булуы да истәлекле.
Әйткәндәй, ТЭЦ куәте 440 мегаватт булачак. Биредә Русиядә җитештерелгән заманча пар-газ җиһазлары урнаштырылачак. Аларны проект буенча 250 кеше хезмәтләндерәчәк. Ягулык өчен табигый газ файдаланылачак.
Төп корпус һәм башка хуҗалык биналары төзелгән. Бүгенге көнгә 1нче блокның пар турбоагрегаты монтажланган, газ-турбина өчен нигез әзерләнгән, блокларның икесенә дә махсус казанлыклар урнаштырылган. Төзелеш эшләрен 2016 ел ахырына тәмамлау күздә тотыла. Бу максатка 10 миллиард сум акча таләп ителә.
Насос җиһазы бинасына нигез салуда катнашканнан соң, Рөстәм Хәмитов журналистлар сорауларына җавап бирде.
Читайте нас