+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июль 2015, 01:11

“Җимерек юллар картасы” төзеләчәк

Илнең Транспорт министрлыгы якын киләчәктә Русиянең һәр субъектындагы, шул исәптән, Башкортстандагы юлларның барлык җитешсезлекләрен дә чагылдыручы “Җимерек юллар картасы”н әзерләячәк.

Ил җитәкчелеге үткәргән киңәшмәдә төбәкләрдәге юллар торышы тикшерелде. Төп дәгъваларның федераль түгел, ә төбәк трассаларына карата булуын исәпкә алганда, бу мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәгән.
Юлларны ремонтлау һәм төзүгә миллиард сумнар тотынылуга һәм җаваплы кешеләргә контроль ел саен көчәя баруга карамастан, юлларның сыйфатыннан зарлану кимеми.
“Гомумрусия халык фронты”ның үзәк штабы вәкиле, Дәүләт думасының Транспорт буенча комитеты әгъзасы Александр Васильев (“Бердәм Русия”) төбәкләрдә властьлар бюджет акчасын дөрес тотынуны тиешенчә тикшермиләр, диде һәм аларга бу өлкәдә тәртип урнаштырырга тәкъдим итте.
“Гомумрусия халык фронты” вәкилләре “Җимерек юллар картасы” проекты кысаларында юлларга өзлексез мониторинг үткәрә һәм башкарылган эшләр турында махсус сайтта хәбәр итә. Анда төбәкләрдәге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Русия Прокуратурасына җибәрелгән запрослар турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Начар юллар шәһәрләрнең тышкы күренешен бозып һәм транспорт чараларын ремонтлауга күп акча сарыф итүче водительләргә зыян салып кына калмый, хәвефле хәлләргә дә сәбәпче. Узган ел урамнарның һәм юлларның начар булуы сәбәпле, 51,5 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Мәскәү автомобильчеләр берлеге рәисе урынбасары Максим Воротилкин Русиянең барлык төбәкләрендә дә юллар сыйфаты буенча интерактив карта булдыруны хуплый. Аның фикеренчә, мондый система гаеплеләрне табарга һәм җаваплылыкка тарттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул юлларны даими тикшерү буенча яңа технологик хезмәт кирәклеген һәм законнар чыгару дәрәҗәсендә штраф санкцияләрен күтәрү — нәтиҗәле алымнарның берсе булуын билгели.
Читайте нас: