+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 июль 2015, 17:40

“Русиянең йөзе булдыгыз!”

Рөстәм Хәмитов ШОС һәм БРИКС саммитларында эшләгән волонтерлар балында катнашты.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов волонтерлар балында катнашты һәм аларны Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС илләре саммитларының уңышлы үтүе белән котлап, эшне яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде.

— Сезнең көләч йөзлә­регезне күрүемә бик шатмын. Саммитлар үткән көннәрдә сез Уфаның “визит карточкасы” булдыгыз. Зур рәхмәт, — диде Рөстәм Хәмитов. — Башкортстан башкаласы кунакларда яхшы тәэссоратлар калдырды. Шушы уңай кәефне сез булдырдыгыз: аэропортта кунакларны каршы алдыгыз, отельләргә озатып йөрдегез, журналистлар белән эшлә­дегез. Сез бик күп эш башкардыгыз.
Волонтерлар һәм оештыручылар Уфаны гына түгел, тоташ Русияне күрсәтте, дип билгеләде республика җитәкчесе.
— Без бөтен дөньяда танылу яуладык. Күп илләр, шәһәрләр үзләрендә шундый саммитларны кабул итү турында хыяллана. Безгә БРИКС һәм ШОС саммитларын Уфада, Башкортстанда үткәрү бәхете тиде, — дип ассызыклады төбәк Башлыгы. — Бездә кунакта булган илләр белән икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу, инвестицияләр җәлеп итү, туристлар агымын арттыру мөһим. Бу эштә сез бик кирәк.
Рөстәм Хәмитов саммитлар вакытында аеруча яхшы эшләгән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Саммитларда ярдәмгә килергә теләп 10 меңгә якын кеше гариза язган. Алар арасында яшьләр, хаклы ялдагылар, башка төбәкләрдә яшәүчеләр, шулай ук, Уфаның югары уку йортларында белем алучы Кытай, Иран, Һиндстан, Африка һәм БДБ илләре студентлары бар.
Оештыру комитеты таләп­ләренә ярашлы, 643 волонтер сайлап алынган. Алар Конгресс-холлда, аэропортта, кунакханәләрдә, театрларда, музейларда, матбугат үзәгендә һәм чаралар үткәрелгән башка урыннарда эшләде.
Читайте нас