+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 июль 2015, 17:37

“Тулпар” троллейбуста “йөрде”

Уфада Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлангычы белән оештырылган акция дәвам итә.Аның кысаларында республикада нәшер ителүче гәзит-журналлар махсус бизәлгән троллейбуста укучылар белән аралашып шәһәрне “гизә”. Күптән түгел “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы шундый чарада катнашкан иде. Шушы көннәрдә “Тулпар” журналы да троллейбуста “җилдерде”.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры — Колхоз базары маршруты буенча йөрүче 2нче санлы троллейбуста журнал хезмәткәрләре Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова һәм Индира Муллаянова пассажирларны басма белән таныштырдылар, аларны республикада чыгучы гәзит-журналларга язылырга өндәделәр. “Тулпар”ның бер­ничә авторы музыкаль күч­тәнәчләре белән чарага ямь өстәде. Отставкадагы хәрби офицер, өч китап авторы Фәрит Зарипов юл буе гармунда татар көйләрен башкарды. Хокук белгече, публицист Вил Латыйпов гитарада милли көйләр уйнады. Габдулла Тукай сүзләренә языл­ган “Пар ат”, “Әллүки” җырларын пассажирлар аеруча яратып кабул итте. Берничә китап һәм җыр аудиоальбомнары авторы Виниса Фәттахова, укучы һәм автор буларак, басма турында кызыклы мәгълүматлар сөй­ләде, халыкны иҗатка өндәде. Фотохәбәрче Наил Акмеев исә иң матур мизгелләрне ви­деоязмага һәм фотога төшереп алды. Журнал хезмәткәрләре пассажирларга “Тулпар” журналын таратты, аларны халык бик теләп алды.
“Матбугат укучы троллейбус” акциясенең максаты — халыкны республикада чыгучы басмалар белән таныштыру, матбугатка язылырга өндәү, яңа форматта укучылар белән аралашу. Чарада катнашкан журнал хезмәткәрләре дә, пассажирлар да мондый очрашудан канәгать калды.
Читайте нас