Ике егет тә үз аңында һәм квалификацияле медицина ярдәме ала.
Стәрлетамак шәһәреннән 19 яшьлек Владимир Петров травматология бүлегендә дәвалана һәм хәле савыгуга таба бара.
— Һәлакәт турында ишетү белән барыбыз да нык борчылдык һәм беренче сәгатьләрдән үк хәлне күзәтеп тордык, егетләрнең җитди бәлагә таруын аңладык. Бездән таләп ителгәннең барысын да эшләячәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Хәрбинең әнисе Ирина Петрова һәлакәттән бер көн алда улының ант бирү тантанасында катнашуы, куркыныч хәбәрне вокзалда ишетүе турында сөйләде. Солдат дусларының социаль челтәрләрдә аңа ярдәм төркемнәре оештыруын әйтте. Аларның мөрәҗәгатенә Русиядән бик күп кешеләр җавап биргән.
Чакмагыш районыннан 23 яшьлек Рөстәм Нәбиевның ике аягын да кискәннәр. Хәзер ул реанимация бүлегендә ята һәм янында — туганнары.
— Тере калуың — үзе батырлык. Үзеңнең көчле кеше икәнеңне күрсәттең. Хәзер бөтен уең савыгып чыгу турында булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Табиблар солдатның хәле яхшыруга таба баруын билгеләде.
— Ниндидер мәсьәләләр килеп туганда ярдәм сорап туры үземә мөрәҗәгать итә аласыз, — дип белдерде аның якыннарына Рөстәм Хәмитов. — Иң мөһиме — Рөстәмне бүгенге авыр халәтеннән чыгару. Арытаба алда торган барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәрбез. Бу — безнең уртак бәла.
Республика Башлыгы госпитальнең медицина хезмәткәрләренә үз бурычларын югары һөнәри осталык белән башкарулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, әлеге һәлакәттә имгәнгән Зианчура районыннан 23 яшьлек Илнур Куандыков белән телефон аша сөйләште. Ул хәзер Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шифаханәсендә реабилитация курсы үтә. Республика Башлыгы аның сәламәтлеге белән кызыксынды, тизрәк савыгып чыгуын теләде.
13 июльдә урындагы вакыт белән төнге берләр тирәсендә Һава-десант гаскәрләренең Омск шәһәре янындагы хәрби әзерлек үзәгендә дүрт катлы бинаның бер өлеше һәм түбәсе ишелеп төшә. Һәлакәт вакытында казармада 300дән артык кеше була. Стена җимерелү нәтиҗәсендә 19 кеше җәрәхәтләнә, 23 кеше, шул исәптән, Башкортстаннан биш егет һәлак була. Алар барысы да Кораллы Көчләрдә хезмәткә язгы чакырылу чорында алынды. Республикадан өч хәрби медицина учреждениеләрендә дәвалау курслары үтә.
Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Хөкүмәт боерыгы белән республика бюджетыннан 1әр миллион (барлыгы 5 миллион) сум акча бүленде. Шулай ук, каза күргән солдатларга дәвалану һәм реабилитация үтү өчен матди ярдәм күрсәтү турында Хөкүмәт боерыгы әзерләнә.
Квартирный переезд в Уфе. От 350 рублей!