Бүләкләнүчеләр арасында икътисад, социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәнгать спорт өлкәсендә эшләүче 55 хезмәткәр бар.
Калтасы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Ринат Суфияров “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” исеменә лаек булды. Ул эшләгән елларда әлеге дәваханә төзекләндерелде, заманча технологияләр белән җиһазландырылды, оста табиблардан бердәм коллектив тупланды. Ринат Сабит улының фән өлкәсендәге уңышлары да байтак, ул – медицина фәннәре докторы, профессор да.
Дүртөйле шәһәренең “Яшел беретлар” ансамбле җитәкчесе Рашат Фазлыйәхмәтов “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды. Ул күп “кайнар нокта”ларда булган, соңгы 10 елда әлеге коллективны җитәкли. “Яшел беретлар” хәрби темага язылган җырлар белән мәктәпләрдә, төрле учреждениеләрдә, мәдәният йортларында чыгыш ясый. Җыелган акчага Дүртөйле районының Әсән һәм Тәкәрлек авылларында һәйкәлләр куйганнар. Кораллы конфликтларда һәлак булган хәрбиләр укыган мәктәпләргә тактаташ кую – коллективның янә бер изге гамәле. Алар Русия буйлап 2413 шундый тактаташ куйган.
Шулай ук, “Чернобыль” ветераннар һәм инвалидлар җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Азат Фәйзуллин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, Нефтекама шәһәренең “Красное знамя” гәзите мөхәррире урынбасары Зилә Әмирова “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек булды.